

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Әлшәй районының Кармыш авылында яңа модульле фельдшер-акушер пункты ачылачак.
Иске пунктлары үткән гасырның 1970 елында төзелгән булган. 2022 елда аны авария хәлендә дип таныганнар.
“Яңа ФАП заманча таләпләргә нигезләнеп төзеләчәк, беренче медицина ярдәмен күрсәтү уңайлы шартларда башкарылачак”, - дип билгеләп үтте Раевка районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Венер Изикаев.
ФАП Кармыш авылында яшәүче 490 кешене хезмәтләндерәчәк. Бу авылда 81 бала яши. Авыл район үзәгеннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан.
Чыганак: Башкортстан Республикасының сәламәтлек саклау министрлыгы.