

Башкортстанның Тәтешле районында "Мәгариф" милли проектының "Социаль эшчәнлек" региональ проектын тормышка ашыру кысаларында, традицион "Гүзәллек километры" акциясе үткәрелде.
“Юнармия”нең яшь әгъзалары хәрби киемдә һәм кулларында чәчәкләр тотып, матур ханымнарны язгы бәйрәм белән котлау өчен район үзәге - Тәтешле авылы урамнарына чыктылар. Юлда егетләрне очраткан барлык хатын-кызлар чәчәк бәйләмнәре, мактау сүзләре һәм яхшы теләкләр кабул иттеләр. Егетләр хәтта тәэсирле шигырьләр белән дә күңелле сюрприз өстәделәр.
"Сезгә, сөеклеләребез!" лозунгы астында мондый чара Тәтешле районында ел саен оештырыла.
“Традиция буенча, бу көнне без кешелекнең матур яртысын, яраткан һәм сөекле хатын-кызларыбызны котлыйбыз. “Юнармия” әгъзалары чарага яңалык кертеп матур хатын-кызларыбызга елмаю һәм шатлык бүләк иттеләр. Мондый чара бездә традицион булып китте, без 8 мартта гына түгел, башка уңайлы очракларда да хатын-кызларыбызны сөендерербез дип ышанабыз, "- ди Бөтенрусия яшьләр хәрби патриотик иҗтимагый хәрәкәте “Юнармия”нең район бүлекчәсе җитәкчесе Дмитрий Афризонов.
Чыганак: Тәтешле районы хакимияте
Фото: Тәтешле районы хакимияте