

2023-2024 елларда Русия эчендәге маршрутлар буенча пакет турлары бәясен киметүгә 500 миллион сум акча бүленәчәк. Бу хактагы фәрманга ил хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин кул куйган.
Биредә сүз чартер авиаташулар оештыручы туристик операторларга ярдәм күрсәтү программасы турында бара. 2023 елда бу максатлар өчен хөкүмәт бюджетыннан 250 млн. сум бүленүе көтелә. 2024 елда да шундый ук күләмдә акча бүленәчәк.
Русия хөкүмәте, "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты кысаларында, әлеге программаны 2021 елдан алып гамәлгә ашыра . Былтыр программада Русиянең 70 төбәге катнашкан.
Программа 2024 елга кадәр гамәлдә булачак.
"Башинформ" буенча.