Милли проектлар
11 март 2023, 04:30

Аскынлылар эшкуарлыкны җәелдерә

Эшкуар Аскын районының гүзәл табигатьле Солтанбәк авылында туризм бизнесын үстермәкче.

Аскынлылар эшкуарлыкны җәелдерәАскынлылар эшкуарлыкны җәелдерә
Аскынлылар эшкуарлыкны җәелдерә

Республиканың Аскын районында үткән эшкуарлык сәгатендә "Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү" милли проектын гамәлгә ашыру чикләрендә ике проект тикшерелде. Алар: крестьян-фермер хуҗалыгын ачу һәм туристик ял базасын төзү.
Эшкуар Аскын районының гүзәл табигатьле Солтанбәк авылында туризм бизнесын үстермәкче. Ул глэмпинглардан тыш, ял итәр өчен капиталь бина да төземәкче. Шулай ук аның форель фермасын ачып җибәрү планы бар.Билгеләнгән ниятләрне тормышка ашыру өчен финанс чыганаклары кирәк. Аңа ия булу өчен грантлар конкурсында катнашу шарт. Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 20 млн. сум кирәк булачак. Эшкуарның ниятләре тормышка ашкан хәлдә, 10 кешене эшле итәчәк.
"Эшкуарлык сәгате"ндә икенче бер эшкуар балык үрчетү белән шөглыльләнәчәген белдерде. Маймычлар үрчетү өчен арендага алынган буасы бар. Эшкуар биредә үк умартачылыкны җәелдереп җибәрмәкче. Шулай ук КФХ ачып орлыкчылык белән шөгыльләнергә исәбе бар. Моның өчен аның Чишмә-Уракай авылында 25 гектар басу җире бар.

Чыганак: Аскын районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас