Милли проектлар
10 март 2023, 04:47

Сулыш алырга ярдәм итәләр

Раевка дәваханәсенә заманча корылмалар кайтарылган. 

Әлшәй районы Раевка үзәк дәваханәсенә ингаляция аппаратлары кайтарылган.

Бу заманча күп функцияле корылмаларның гомум хакы – 8,4 миллион сум. Алар ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алынган.

Мондый аппаратлар операцияләр ясаганда ингаляция анестизиясе өчен һәм сулыш алу ритмын нормада тоту өчен кулланыла. Алар өлкәннәр өчен дә, бер яшьтән алып балалар өчен дә туры килә.

“Хәзер Раевка дәваханәсендә ашыгыч һәм план буенча операцияләр ясаганда кирәкле заманча аппаратлар бар. Бу пациентларның сәламәтлеге өчен көрәштә зур ярдәм”, – ди баш табиб Венер Изикаев.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас