Милли проектлар
10 март 2023, 05:26

Пычрак һава, начар ис...

Стәрлетамак һәм Салават халкының зарлары күп.  

sterlegrad.rusterlegrad.ru
sterlegrad.ru

Билгеле булуынча, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә химия, нефть химиясе тармаклары предприятиеләре урнашкан.

Шуңа бу шәһәрләрдә һава пычрану проблемасы еш күтәрелә, ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. 9 мартта үткән “Башкортстанда һава” дип исемләнгән брифинг та әлеге мәсьәләгә багышланды.

“Без һаваны саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирәбез. Һәрвакыт тикшереп торабыз. Безгә һаваның пычрануы һәм начар ис булуы турында халыктан зарлар күп килә. Күзәтү постларында пычратучы матдәләрнең артып китүе даими теркәлә. Әлеге хәлләр Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән киңәшмә оештыруга этәрде”, – диде министр.

Аның әйтүенчә, әлеге киңәшмәдән соң Виктория Абрамченко Стәрлетамак һәм Салаватта пычратучы матдәләрнең һавага эләгүен киметү буенча кайсыбер чараларны “Экология” милли проектының “Чиста һава” федераль проектына кертергә кушкан. Бу пычрак һава проблемасын хәл итүгә зуррак юллар ача, диләр белгечләр. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас