Милли проектлар
9 март 2023, 04:56

Заявкалар кабул ителә башлады

vk.com/bizneszayralyavk.com/bizneszayralya
Фото:vk.com/bizneszayralya

Башкортстанда "Яшьләр эшкуарлыгы" белем бирү программасы буенча укытуга гаризалар кабул итә башладылар.

 2022 елдан башлап республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү» милли проекты, «җиңел старт һәм уңайлы бизнес алып бару өчен шартлар тудыру» төбәк проекты кысаларында 25 яшькә кадәрге яшь эшкуарларга эшкуарлык өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга грантлар бирү рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелә.

Укыту онлайн форматта бушлай оештырыла. Язылыр өчен https://app.delo102.ru/c/cmbrb-mol23 сылтамасы буенча узарга һәм заявканың барлык пунктларын да тутырырга кирәк. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас