Милли проектлар
9 март 2023, 10:22

Ышанычка дөнья корылган

Шулай булганда гына кеше йөрәгендә яшәүгә һәм яхшы итеп эшләүгә кызыксыну ялкыны дөрли, дип исәпли данлыклы ”Герой” хуҗалыгы рәисе Фәргать Ваһапов

Ышанычка дөнья корылганЫшанычка дөнья корылган
Ышанычка дөнья корылган

Исемнең язмышка тәэсир итәрлек магик көчкә ия булуына күпләребез ышана. Ата-бабаларыбыз да исем сайлаганда иң элек аның асылына, мәгънәсенә игътибар итәргә кушкан бит. Хәер, бу кешеләргә генә кагылмый, хуҗалык, авыл атамалары да колакка ятышлы, көчле яңгырашлы булырга тиеш дибез. Әгәр исеме җисеменә дә туры килсә , ул, һичшиксез, икеләтә кызыксыну уята.

Чакмагыш районындагы “Герой” хуҗалыгы – нәкъ шундыйларның берсе. Күп еллар дәвамында ул үзенең хезмәт казанышлары белән республикабыз халкын сокландырып яши. Быел ел башында чакмагышлылар Башкортстан тарихында беренче тапкыр көндәлек савымны 200 тоннага җиткереп рекорд куйса, шуның 58 тоннасы “Герой”лар өлешенә туры килә. Чын батырлык, исемнең җисемгә туры килүенең ачык мисалы бит бу.
Бер нәрсә дә күктән төшми. Шушы гади, ләкин зур саннар артында йөзләрчә кешеләрнең тырыш хезмәте ята. Уңышка юл бер-ике көндә генә салынмый, аңа еллар, хәтта дистә еллар кирәк. Моның никадәр авыр, катлаулы икәнлеген шул юлларны салып, коллективны җиңү үрләренә алып менгән җитәкче генә әйтә ала торгандыр. “Герой” хуҗалыгы рәисе Фәргать Ваһапов белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
– Фәргать Фәритович, сүземне котлаудан башлыйсым килә. Зур җиңүегез белән! Бер хуҗалык көн саен 58 тонна сөт җитештерсен әле! Моңа ничек ирештегез? Белүемчә, сез рәислек дилбегәсен кулыгызга алганда “Герой”, башка бик күп хуҗалыклар кебек, бөлгенлек чигендә булган.
– Әйе, мин бу хуҗалыкта 2006 елдан бирле. Ул вакытта аның икътисади хәле көрчеккә килеп терәлгән иде. Кая карама – бурычлар. Аларны бетерми торып алга барып булмаячак. Ә моның өчен эшне җайга салырга, җитештерүчәнлекне күтәрергә кирәк. Баштагы мәлдә 2-3 тонна сөт савып алдык. Акрынлап елдан-ел бу күрсәткечне күтәрә килдек. Кешеләр күңелендә эшкә дәрт уяту да җиңел булмады.Эшләре өчен кулларына тиешле хезмәт хакы ала башлагач кына чәмләнеп эшли башладылар.
Эшләгән, тырышкан коллективларга хөкүмәт тә ярдәм кулы сузарга әзер тора бит. Субсидияләр алдык, техникаларны яңарттык, мал санын ишәйттек. Бүгенгесе көндә мөгезле эре малларыбызның саны 5 меңләп.
–Авыл хуҗалыгында кемдер ныклап игенчелек белән шөгыльләнә, икенче берәүләр ит токымлы малларга өстенлек бирә. Ә сез сөт җитештерүне сайлагансыз. Сәбәбе?
–Һәркем табышлы юлны үзенчә эзли. Сөтчелек тармагын үстерүгә миңа эчке тоемлавым– интуиция ярдәм иткәндер. Эшләгән кешегә үзвакытында акчасын түләргә кирәк бит. Тиз акча каян килә? Әлбәттә, сөт сатудан. Күп сөт җитештергән беркайчан да отылмый.
Сөт җитештерү беренче карашка гына җиңел кебек. Бик четерекле эш ул. Аның белән теләсә кем шөгыльләнә алмый. Табышлы эшләмәсәң, бөләсең. Сыердан көненә 8, 9, 11 литр сөт савып алга китеп булмый. Безнең бүген бу күрсәткеч –37 литр.
– Һәр нәрсәнең чиге бар. Сыерларның да мөмкинлекләре чиксез түгелдер. Аларның шулай күп сөт бирә торган токымлыларын каян алып кайтасыз?
– Биредә 17 ел рәис булып эшләү дәверемдә читтән бер мал да сатып алмадым. Миңа кадәр Удмуртиядән аклы-каралы токымлы сыерлар алып кайткан булганнар. Шул нәсел дәвам итә. Ясалма орлыкландыру юлы белән аларның генетикасын даими яхшыртып торабыз.Таналарыбызны күрше-тирә районнардагы хуҗалыклар да сатып ала. Шөкер, зарланганнары юк.
– Сыерның сөте телендә, дигән әйтем белән килешәсезме?
– Йөз проценты белән. Сөтнең сыйфаты, күләме ашатуга бәйле. Сыердан тәүлегенә 37 литр сөт алу өчен аның рационы яхшы булырга тиеш. Мисалга печән хәзреләүне алыйк. Бу эшне үләннәр чәчкә атканчы, 5-6 көндә башкарып чыгу мөһим. Югыйсә, туклыклы матдәләрен югалтачакбыз. Гадәттә, без бу вакыт аралыгына өлгерәбез. Чөнки техникаларыбыз яңа, куәтле һәм җитәрлек.
Шулай итеп, сөт биргән сыерга өч шартның булуы мөһим: генетика, ашату һәм асрау урыны. Сыер көненә 22 тапкыр ашарга, 22 тапкыр эчәргә килә. Аннары көйшәп ятарга тиеш ул. Басып торса да сөте кими аның...
– Сезнең сөйләгәнне тыңлыйм да , шаккатам. Каршымда гүя профессор, фән докторы утыра. Барысын да фәнни нигездә, белеп, тәфсилләп сөйлисез.
– Сиземләвегез дөрес. Мин чыннан да авыл хуҗалыгы буенча фән докторымын (Ихлас көлә). Барысын да фәнни нигездә өйрәнәм, фәнни казанышларны сөт җитештерү тармагына кертәм. Башкача югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Белгечлегемә килгәндә – зоотехникмын. Дөрес, башта умартачылыкка укый башлаган идем. Зоотехник булу теләгем җиңде.
– Авылларның картаюы– замана бәласе. Сезнеке кебек көчле хуҗалыгы булган авыллар да картаямы? Эш булгач, яшьләрегез авылда төпләнеп каламы? Кадрлар мәсьәләсе белән кытлык юкмы?
– Шөкер, әлегә эшче көчләр җитәрлек. Җәйге кызу сезонда гына читтән чакырабыз. Ләкин киләчәкне уйласаң, борчылдыра. Ирексездән Гарәп дәүләтендә Дубай шәһәрен төзегән шәех Рәшиднең сүзләрен мисал итеп китерәсем килә. Аңардан, Дубайның киләчәктә үсешен ничек күрәсез, дип сораганнар.
Аның җавабы болай булган:
– Минем бабам дөядә йөрегән, әтием дә – дөядә, ә мин –мерседеста, улым –Ленд Роверда, оныгым да –Ленд Роверда, ә менә туруным дөядә йөриячәк.
– Ник алай? – дип гаҗәпләнгәннәр.
– Чөнки авыр вакытлар көчле кешеләрне тудыра, көчле кешеләр яхшы заманалар булдыра, яхшы заманалар исә көчсез кешеләрне тудыра. Ә көчсез кешеләр авыр заманаларга китерә. Шуңа күрә сорыкортлар түгел, ә һәрчак көчле көрәшчеләр, шәхесләр тәрбияләргә кирәк, – дигән.
Дөрес әйткән бит. Алтын сүзләр. Менә бүгенге оныкларыбызга гына карыйк. “Өф” итеп торабыз үзләрен. Берәр эш кушып, арыта күрмик дип куркабыз. Ә үзебез соң, мәктәпкә укырга төшкәнче үк эшкә җигелдек бит. Дүртенче сыйныфта укыганда чалгы белән печән чаптык. Бер дә имгәнмәдек, чыныгып, эшнең тәмен белеп үстек. Бүгенге комбайнчыларымны гына алыйк. Аларның күбесе мәктәптә укыган чакларында ук комбайн ярдәмчесе булып эшләделәр. Бүген мәктәп укучысын андый эшкә кушып буламы? Юк, ярамый. Закон да кушмый.
Без балаларыбызны эшләтергә куркабыз. Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алмагач, үскәч эшне сөюләре икеле. Шулай, узган җәй өч малай эш сорап килгән иде. Нинди җиңел эш бирим икән дип озак баш ваттым. Ярылган такта читләрен вак өемнәргә җыеп бәйләргә куштым. Бер көн яхшы эшләделәр. Икенче көнне сүлпәнәйделәр, өченче көнне илке-салкы йөрделәр дә дүртенче көнне бөтенләй югалдылар. Ялыктылар. Башкарган эшләре өчен акча түләдем, әлбәттә.
Я, әйтегез инде, эшләп үсмәгән бала мәктәпне тәмамлагач, авылда калырмы? Шикләнәм. Бик җитди, дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелерлек мәсьәлә бу.
– Шундый куәтле хуҗалыкны җитәкләү күп көчне аладыр. Шулай да, яраткан шөгылегез – хоббиегыз бармы? Аңа вакыт табасызмы?
– Әлбәттә, бар. Мин тәүдә умартачы булырга укыдым, дидем бит. Умартачылык белән шөгыльләнәм. Кышкы айларда буш вакытларымда умарталар ясыйм. Язын ел да бал кортларын яңа умарталарга күчерәм. Шулай гадәтләнгәнмен. Яңа умартада чиста, чирләр, бактерияләр булмый. Кичләрен эштән соң иптәшем белән бергә авыл тирәли берничә чакрым җәяү йөреп кайтырга гадәтләндек. Бик яхшы, файдалы чара.
– Эш,эш дибез. Ир-ат тормышында гаилә дә иң мөһим роль уйный бит. Гаиләгез хакында да сөйләп үтсәгез иде.
– Тумышым белән Күгәрчен районыннанмын. Студент вакытта ук гаилә кордым, балабыз туды. Укуны бетергәч, юллама буенча шушында Тайнәшкә кайттык. Зоотехник, авыл хакимияте башлыгы булып эшләдем, менә 17 ел инде “Герой” хуҗалыгы рәисе вазифасын башкарам. Тормыш иптәшем Гөлнәзирә дә шушында бухгалтериядә эшли. Ике ул тәрбияләп үстердек. Аларның хезмәте шулай ук авыл хуҗалыгына турыдан-туры бәйле. Шөкер, улларымны эшсөяр итеп тәрбияләп үстердек.
– Өстәлегездә терлекчелеккә кагылышлы брошюралар янында классик язучыларыбызның китаплары ята. Әнгам Атнабаев, Туфан Миңнуллин, бөек шәхесләр фикере тупланган җыентык... Аларны сез эшчәнлегегездә кулланасызмы, әллә арыган чакта укып, җаныгызга ял аласызмы?
– Эшчәнлегемдә дә бик еш кулланам аларны. Бөек шәхесләрнең акыллы фикерләре кешеләр психологиясен аңларга ярдәм итә. Әдипләрнең тапкыр, җор сүзләре тәэсирлерәк яңгырый. Җитәкче кешегә бик файдалы бу китаплар.
– Кешеләр психологиясе дигәннән. Әңгәмәбез башында сез, кешеләрдә эшкә дәрт уяту җиңел булмады, дидегез. Ләкин максатыгызга барыбер ирешкәнсез. Коллектив ышанычын яулау, аны саклау өчен җитәкче кешедән нәрсә таләп ителә, сезнең карашка?
– Бу дөньядагы барлык тере организмны да кызыксыну яшәтә. Хәтта чәчкәгә дә кояш нуры, җылылык, яңгыр кирәк. Адәм баласы турында әйтеп тә торасы түгел. Ул һәрчак үзенә яхшы мөнәсәбәт көтә. Әгәр кеше эшләп эшләп тә еллар дәвамында юньләп акча ала алмаса, аның бар нәрсәгә ышанычы бетә. Кызыксынуы сүнә. Бу хуҗалыкка җитәкче булып килгәч, мин эшчеләргә салган хезмәтегез өчен акча түләячәкмен дип вәгъдә бирдем. Сүземдә торырга тырыштым. Башкарылган эшнең нәтиҗәсенә карап түли башладым. Тәүдә шикләнгәннәр дә тора-бара ышанды. Вакытында түләгәч, эшкә кызыксынулары артты. Тәүге мәлләрдә тракторчылар чак-чак бер эскерт салам тарттыра иде. Түләгәч, дүртәрне, хәтта сигезәрне тарттыра башладылар. Җир сөргәндә дә шулай. Өчәр смена эшләргә атлыгып тордылар. Җитәкче өчен иң мөһиме – алдашмау. Булдыра алмасаң – вәгъдә итмә, вәгъдә иткәнсең икән – үтә! Ышаныч яулауның сере менә шул. Беренче карашка, бик гади кебек...

Редакциядән:
Шушы көннәрдә Фәргать Фәрит улы үзенең күркәм юбилеен каршылый. Барлык укучыларыбыз исеменнән аны шушы гомер бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә тагы да зуррак уңышлар телибез!
Урын бизәми хуҗасын, хуҗа бизи урынын, диләр. Бу сүзләр Сезнең кебекләргә әйтелгән бит, Фәргать Фәрит улы!

Рәдис НОГМАНОВ.

Читайте нас