Милли проектлар
9 март 2023, 04:45

Яңа җиһазлар белән эшләү күпкә рәхәтрәк

health.bashkortostan.ruhealth.bashkortostan.ru
Фото:health.bashkortostan.ru

Аскар, Дәүләкән, Иглин, Стәрлебаш, Толбазы, федоровка, Чакмагыш һәм Чишмә район үзәк дәваханәләре заманча наркоз-сулыш алу җиһазларыннан куллана.

Яңа анестезия аппараты хәвефсез. Ул үпкәләрнең вентиляциясен контрольдә тота, операция вакытында пациентның хәлен күзәтеп барырга мөмкинлек бирә.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты буенчабарлыгы 16 берәмлек җиһаз сатып алынган. Корылмаларның гомум суммасы 67 миллион сум тәшкил иткән.

Якын киләчәктә – 2023 елның апреленә кадәр –  шундый аппаратны Нефтекама, Салават, Күмертау һәм Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенә кайтару күзаллана.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас