

Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы Ozon һәм HeadHunter компанияләре белән берлектә “Мой бизнес” эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү үзәкләре нигезендә яңа программалар булдырды.
–Хәзер “Мой бизнес” үзәкләре офисларында төбәк эшкуарлары маркетплейсларга чыгу һәм персонал әзерләү буенча дәүләт ярдәменнән куллана алачак. “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” милли проекты кысаларында Ozon һәм HeadHunter компанияләренең уртак проекты эшкуарларга үз товар һәм хезмәтләрен нәтиҗәлерәк сатарга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләде БРның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Партнерлар программасы федераль операторларының берсе – Ozon. Маркетплейс белгечләре яңа сатучыларга платформадагы эш нечкәлекләре буенча консультацияләр бирәчәк. Шулай ук эшкуарларга биш мең бонус баллары биреләчәк, бу балларны товарларның алга китешен тәэмин иткәндә тотынырга мөмкин. Программа бары тик моңа кадәр Ozon белән эшләмәгән шәхси эшкуарлар һәм юридик шәхесләр өчен гамәлдә.
Икенче партнерлык программасы буенча Башкортстанның социаль предприятиеләренә HeadHunter сайтында персонал эзләү буенча ике вакансия турында бушлай игълан урнаштыру мөмкинлеге тәкъдим ителә. Вакансияләрне хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру ихтыяҗы туган теләсә нинди моментта бастырырга мөмкин. Ярдәм чарасын 2023 ел ахырына кадәр кулланырга була.
Чыганак: pravitelstvorb.ru