

“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Сибай балалар тудыру йортына капиталь ремонт эшләнде.
Сибай шәһәренең бала тудыру йорты капиталь ремонтны күп еллар көткән. Бина 1953 елда ачылган булган. Бу учреждение шәһәрнең сәламәтлек саклау өлкәсендә иң борынгы бина. Анда хатын-кызларга югары квалификацияле акушерлык-гинекология ярдәме күрсәтелә. Сибай бала тудыру йорты 18 койкага исәпләнгән.
Ремонт вакытында монда диварларны, түшәмнәрне яңартканнар, идәннәрне, ишек һәм тәрәзә блокларын, шулай ук коммуникацияләрне алыштырганнар. Палаталарда яңача планлаштыру үткәрелгән, душ төзекләндерелгән, палаталарда бәдрәф бүлмәләре барлыкка килгән.
Бүлектә күкрәк сөтен җыю һәм пастеризацияләү, сөт катнашмалары әзерләү өчен сөт бүлмәсе дә караган.