Милли проектлар
7 март 2023, 04:00

Иркенләп йөриячәкләр

Югары Тәтешледә спорт белән шөгыльләнер, ял итәр һәм саф һавада йөрер өчен мәйдан барлыкка киләчәк.

Иркенләп йөриячәкләрИркенләп йөриячәкләр
Иркенләп йөриячәкләр

Югары Тәтешледә спорт белән шөгыльләнер, ял итәр һәм саф һавада йөрер өчен мәйдан барлыкка киләчәк.

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасын тормышка ашыру кысаларында 2023 елда Тәтешле районы “Югары Тәтешле авылында җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлын төзекләндерү” проектын тормышка ашыра. Бүгенге көндә проекты эшләүче подрядчы оешмасын билгеләү өчен конкурс игълан ителгән.

Ял итү һәм спорт өчен бер мәйдан булдыру инициативасы халыкның үзеннән чыккан. Элек берничә өлешкә бүленгән участокта тәтешлеләр заманча күпфункцияле мәйданга ия булачаклар.

-Тәтешлеләргә вилосипедчыларны һәм җәяүлеләрне автомобильләрдән аерып торучы урын кирәк. Шул ук вакытта авыл буйлап та йөрерлек булсын. Нәкъ шундый бурычны үти алачак яңа велосипедчылар һәм җәяүлеләр юлы, - ди районның хакимият вәкиле Илгиз Хәбибуллин.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас