

Благоварның үзәк китапханәсендә зур чара гөрләп үтте.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында китапханәдә филология фәннәре докторы, әдәбиятчы, шагыйрь Фәнил Күзбәков катнашлыгында түгәрәк өстәл узды.
“Заманча башкорт поэзиясе” дип аталган бу чарага район китапханәчеләре, “Каләмдәшләр” шигърият клубы әгъзалары һ.б. чакырылган иде.
Түгәрәк өстәл артында җыелучылар дөнья цивизизациясе масштабларында башкорт халкының үсеше мәсьәләләрен, башкорт телен саклау һәм үстерү турындагы мәсьәләләрне карады.