Милли проектлар
5 март 2023, 20:19

Студентлар турында онытмыйбыз!

Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан Мәскәүгә укырга барган студентлар белән очрашты.

Студентлар турында онытмыйбыз!Студентлар турында онытмыйбыз!
Студентлар турында онытмыйбыз!

Күптән түгел Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан Мәскәүгә укырга барган студентлар белән очрашты.

   -Монда бик гади философия. Әлбәттә, барыбыз да балаларыбызның яхшы югары уку йортларына керүен телибез. Мәскәү һәм Санкт-Перербургның югары уку йортлары – илдә иң яхшылары һәм анда укырга керүчеләр булуы бик яхшы. Ләкин диплом алганнан соң күпләре Мәскәүдә яки башка төбәкләрдә эшкә кала. Менә шуңа да без аларны кире Башкортстанга чакырабыз,- диде Р. Хәбиров.

   Бүген зур акылга ия булучыларны җәлеп итү өчен көрәш бара. Республикада мәктәпне тәмамлаучыларның 65 проценты үзебездә укырга керә, ләкин 30 процент абитуриентлар читкә китә, алар да безнең потенциал. “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанда соңгы елларда бюджет урыннары 40 процентка арткан һәм киләчәктә бу сан тагын да артыр дип ышанабыз.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас