+24 °С
Яңгыр


Күптән түгел Уфаның халык иң күп яшәгән районнарының берсе – Яшел чаукалыкның Онежская урамында балалар бакчасы төзелә башлады.
Ул 240 урынга исәпләнгән, ә аны төзү өчен акчалар “Демография” милли проекты кысаларында федераль казнадан бүленгән.
Боларның барсы хакында да Уфа мэры Ратмир Мәүлиев социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Кичә ул үз командасы белән төзелеш барган урында булды. Аның әйтүенчә, балалар бакчасы төзелешен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.
Фото: Администрация Уфы.