Милли проектлар
5 март 2023, 12:00

Грант - зур ярдәм

Ишембай районында авыл хуҗалыгы кооперативы грант акчасына ашлык киптерү комплексы төзегән.

Грант - зур ярдәмГрант - зур ярдәм
Грант - зур ярдәм

Яңгыр вакытында ашлыкны саклау никадәр авыр икәнен аграрийлар гына аңлый. Менә Ишембай авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Евгений Едих та билгеләп үткәнчә, ашлык киптерү комплексы сатып алу аларга ашлык һәм көнбагышны эшкәртү, чистарту һәм киптерү буенча актуаль проблеманы хәл итәргә мөмкинлек биргән. Кооператив 2021 елда авыл хуҗалыгы кооперативының матди-техник базасын үстерү программасында катнашучы буларак 25 млн сум күләмендәге грант алган.

-Көзге яңгырлы чорда бөртекле культураларны һәм көнбагышны киптерү аеруча авыр. Күпчелек фермерлар бу проблема белән очраша. Дәүләт тарафыннан финанс ярдәме белән грант программасы кысаларында ашлык киптерү комплексы өчен техника һәм җиһазлар, телескопик төягеч, тагылмалы ике КамАЗ үзбушаткыч сатып алдык. Бу безгә үз продукциябезнең сыйфатын һәм күләмен арттырырга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы кооперативларына ярдәм итү буенча мондый программаларда инде беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, 2018 елда төбәк программасында катнаштык. Ул вакытта 3 млн сум күләмендәге грант акчасына КАМАЗ базасында сөт эшкәртү өчен сөт ташу машинасы сатып алган идек, - ди хуҗалык рәисе.

"Передовик" авыл хуҗалыгы кооперативы 2017 елдан бирле эшләп килә. Кооператив составында 11 пайчы бар. Аның эшчәнлегенең төп юнәлеше- мөгезле эре терлек үрчетү, сөт һәм сөт продукциясе җитештерү. 2022 елда кооператив әгъзалары тарафыннан 3857,5 тонна сөт сатылган, 2021 елда – 3953,5 тонна сөт, 266,7 тонна бодай, 1458 тонна көнбагыш сатылган.

Әлеге ярдәм "Кече һәм урта эшкуарлык, эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында башкарылып, ул Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас