

Ил Поезиденты В.Путин оештырган «Мәгариф» илкүләм проектының «Әлеге заман мәктәбе» төбәк проекты кысаларында оештырылган Тәтешле районының Ә.Атнабаев исемендәге мәктәп каршындагы «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәгендә «Электр белгечләре» дигән класстан тыш чара үткәрделәр.
Укучылар өчен төрле конкурс форматында очрашуны физикага багышладылар. Беренче конкурс «Визит карточкасы» дип аталды. Бу этапта укучылар үзләре белән таныштырдылар. Икенчесе - "Сайлап алу туры". Анда катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Өченче конкурс «әйе», «юк» дип атала иде. Катнашучыларга чиратлашып сораулар бирелде. Иң аз балл җыйган кешеләр уеннан чыга барды. Дүртенче конкурс "Хата табыгыз" дип аталды. Конкурсның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган кеше Илнур Галиев булды. Чара барышында укучылар өйрәнелгән материалны кабатладылар, бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.
Мәктәп директоры урынбасары Гөлшат Идрисова үзенең чыгышында балаларга бу дәрес фикерләүгә, хәтер ныгытуга, интеллектуаль потенциалны куллана белүгә, эрудиция күрсәтергә ярдәм итте, дип ассызыклады.