Милли проектлар
3 март 2023, 05:35

Яшь тамашачылар да читтә калмый

“Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган заманча җиһазлар өстәмә мөмкинлекләр бирә.

Яшь тамашачылар да читтә калмыйЯшь тамашачылар да читтә калмый
Яшь тамашачылар да читтә калмый

Милли проект Бәләбәй районының Ермолкино авылы мәдәнияте йортында төрле чаралар үткәрергә ярдәм итә.

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында сатып алынган заманча җиһазлар иҗади үсеш һәм үзеңнең бәяңне күтәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр бирә. Ремонттан соң авыл мәдәният йорты яңа сулыш белән яши башлаган. Үзгәрешләр эзсез үтмәгән: яңа, матур, заманча мәдәният йортына авыл халкы ашкынып, дәртләнеп килә, андагы чараларда актив катнаша. Әлеге вакытта язгы вакыйгаларга әзерлек алып баралар. Хәзер бәләкәй тамашачылар да чаралардан читтә калмаячак, интерактив мәсьәләләрдә алар да катнаша алачак.

  • Заманча техника чараларны кызыклырак үткәрергә мөмкинлек бирә, – ди “Урал-Батыр” милли мәдәният үзәгенең алдынгы методисты Ирина Васильева. – “Мәдәният” милли проекты авыл мәдәният йортларын модернизацияләргә мөмкинлек бирде.

Чыганак: Администрация МР Белебеевский район РБ

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас