Милли проектлар
3 март 2023, 05:47

Президент бүләгенә ия булдылар

РФ Президенты Владимир Путинның карарына ярашлы, Башкортстаннан өч кеше Русиянең югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

Президент бүләгенә ия булдыларПрезидент бүләгенә ия булдылар
Президент бүләгенә ия булдылар

Бу карар ил башлыгының рәсми порталында басылган.

Башкортстан Республикасының “Буринтех” фәнни-сәнәгать предприятиесе токаре Зәбирә Газизова күп еллар намуслы хезмәте өчен РФ Президентының Почет грамотасына лаек булган.

Шундый ук бүләккә УДНТУ кафедрасы профессоры Рәмил Байморатов та ия булган.

Республика кардиология диспансерының баш табибы Ирина Николаева сәламәтлек саклау өлкәсендә күп еллар намуслы хезмәт иткәне өчен Лука Крымский медаленә лаек булган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас