

Тагын биш күпергә ремонт ясый башлап, 2024 елда аны тәмамлау планлаштырыла.
РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында 2023 елда Агыйдел, Өсән, Сим, Камаелга һәм Юрүзән елагалары аша чыга торган биш күперне төзәтү карала.
Күперләрнең берсе Гафури районында Толбазы-Красноусол юлының 36нчы чакрымында урнашкан. Аның озынлыгы – 406 метр. Анда ремонт 2021 елдан бирле бара. Әлеге вакытта күпернең уң ягын ремонтлап беткәннәр, сул ягында иске асфальтын алганнар, плитәләрен алмаштыру өстендә эшлиләр, конуслары ныгытылган.
Чыганак: bashinform.ru