

28 февральдә 216,3 млн сумга Уфа шәһәрендәге Аксаков исемендәге бакчаны төзекләндерү буенча 4 конкурс игълан ителде. Өч аукционда катнашу өчен гаризалар 10 мартка кадәр, берсе 9 мартка кадәр кабул ителә. Мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.
Конкурслар «Торак һәм шәһәр мөхите» милли проекты кысаларында үткәрелә, эшләр шәһәр һәм республика бюджетыннан финансланачак. Подрядчылар алдында бакчаны яшелләндерү, электр белән тәэмин итү системасын яңарту, коймаларны алыштыру, буа яры коймасын һәм керү капкасын урнаштыру, «Урам китапханәсе» павильонын һәм башка эшләрне төзекләндерү бурычы тора.
Аксаков исемендәге мәдәния һәм ял бакчасы төбәк әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. Аны реконструкцияләү турында хәбәрләр йөри иде инде. Эшләрне агымдагы елда тәмамлау күздә тотыла.
Чыганак: bashinform.ru