Милли проектлар
1 март 2023, 00:45

Орлыксыз киселгән урманны тергезү мөмкин түгел

Урман питомниклары үсентеләре белән урманнарыбыз яшәрәчәк.

Орлыксыз киселгән урманны тергезү мөмкин түгелОрлыксыз киселгән урманны тергезү мөмкин түгел
Орлыксыз киселгән урманны тергезү мөмкин түгел

Орлыксыз, киселгән урманны тергезү һәм аны агачсыз җирләрдә үстерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Башкортстанның Нуриман урманчылыгында орлык җыюның актив этабы бара.

Зур хезмәт таләп итә торган процесс узган елның көзендә чыршы күркәләре җыю белән башланган. Орлык җыю процессы берничә этапны үз эченә ала. Җыю алдыннан урманчылар чыршы күркәләренең корткычлар һәм авырулар белән зарарланмаган булуын тикшерәләр. Аннары күркәләрне кул белән җыюга керешәләр.

Эшкәртүнең тулы циклы сортларга аеру, күркәләрне киптерү, барабан аша чыгару, аерылган орлыкларны чүптән тазартуны үз эченә ала. Аннары, алынган орлыкларның бер өлеше Башкортстанның "Рослесозащита" урман саклау үзәгенә анализ өчен җибәрелә.

- Бүгенге көндә 80 кг орлык җыеп алдык, аларның 20 кг чыршы орлыгы, - ди урман хуҗалыгы директоры урынбасары Елена Шаповалова.

 "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, республика Урман хуҗалыгы министрлыгының карамагындагы учреждениеләре агач үсентеләре орлыклары запасы формалаштыру өчен күп чаралар күрә. Бу урман питомникларын арттыруга мөмкинлек бирәчәк һәм киләсе елга да орлык запасы тупланачак.

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас