

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2023 елның 28 февралендәге тиешле указы kremlin.ru сайтында бастырылды.
Республиканың матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы башлыгы урынбасары Марат Газизов II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" ордены медале белән бүләкләнде.
"Русия Федерациясенең атказанган элемтә һәм мәгълүмат хезмәткәре" дигән мактаулы исем Күгәрчен районының “Морадым” гәзите версткалау инженеры Нәсимә Сәмигуллинага бирелде.
Коллегаларыбызны югары дәүләт бүләкләре алу уңаеннан ихлас котлыйбыз һәм алдагы көндә дә уңышлар теләп калабыз.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ