Милли проектлар
1 март 2023, 00:42

Башкалада спорт белән шөгыльләнүчеләр арта

 Уфада "Спорт - тормыш нормасы" проектына зур игътибар бирелә.

Башкалада спорт белән шөгыльләнүчеләр артаБашкалада спорт белән шөгыльләнүчеләр арта
Башкалада спорт белән шөгыльләнүчеләр арта

Уфада быел "Демография" милли проектының "Спорт - тормыш нормасы" региональ проектын тормышка ашыру өчен 83,7 миллион сум акча бүлеп бирү планлаштырыла, диде икътисад һәм инвестиция бүлеге начальнигы Тимур Хафизов, мэриядәге оператив киңәшмәдә.

Аның сүзләре буенча, 2022 елда бу проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә, Уфада 23 спорт мәктәбе өчен спорт җиһазлары һәм кирәк-яраклар сатып алынган.

Аерым алганда, Олимпия резервының тау чаңгысы спорт мәктәбе өчен кар таптату машинасы, "Геркулес" спорт мәктәбе өчен симуляторлар, йөзүчеләр өчен җиһазлар, Олимпия резервының фехтовкалау спорт мәктәбе өчен җиһазлар, җиңел атлетикачыларга спорт корылмалары, биатлончылар өчен роликлы чаңгылар һәм башкалар.

"Спорт учреждениеләренең матди-техник базасы үсеше, һәм күп санлы спорт чаралары үткәрү аркасында, узган ел физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче Уфалылар саны 54,1 процентка җитте", - ди Тимур Хафизов.

Исегезгә төшерәбез, милли проектлар Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнде.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас