Милли проектлар
28 февраль 2023, 04:04

Президент бүләгенә лаек булды

Югары исемгә лаек булган аналарга 1 миллион сум да тапшырыла.

Президент бүләгенә лаек булдыПрезидент бүләгенә лаек булды
Президент бүләгенә лаек булды

Русия президенты Владимир Путин Балтач районыннан Альбина Хәйдәршинага "гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә күрсәткән зур хезмәтләре өчен "Герой ана" мактаулы исемен бирде.
Альбина Хәйдәршина - 13 бала әнисе! Альбина үзе гаиләдә бердәнбер бала булып үскән һәм бәлки шуңа да зур гаилә турында хыялланган. Хәйдәршиннар гаиләсе югары бүләкне беренчегә генә алмый: 2014 елда "Ата-ана даны" орденына лаек булганнар.
Искә төшерик, Владимир Путин 2022 елның 15 августында "Герой ана" исемен кире кайтару турындагы указга кул куйган иде. Тарих буенча исә, бу мактаулы исем рәсми рәвештә 1944 елда булдырылган. Соңгы тапкыр ул 1991 елның 14 ноябрендә тапшырылган.
"Ана даны" мактаулы исеме Русия гражданнары булган һәм ун һәм аннан күбрәк бала тапкан аналарга бирелә. Югары исемгә лаек булган аналарга 1 миллион сум да тапшырыла.
Билгеле булуынча, бүген Башкортстанда ун һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 60 гаилә яши. Мактаулы исемне алу өчен гаилә имин булырга һәм аның бер әгъзасы да хөкемгә тарттырылмаган булырга тиеш .

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас