

Дәүләкән районы хакимиятендә эшлекле очрашу үтте.
Анда хакимият башлыгы урынбасары – бизнес-шериф Ольга Артемьева, Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Компетенцияләр үзәге хезмәткәрләре һәм урындагы предприятиеләр вәкилләре катнашты.
Очрашуда ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проекты презентациясе оештырылды. Анда милли проектка кушылу шартлары, кайсыбер нәтиҗәләр һәм иң яхшы тәҗрибәләр турында бәян ителде.
“Компетенцияләр үзәге әлеге милли проектны республикада 2018 елдан алып гамәлгә ашыра. Бүген проектта 150 предприятие катнаша. Безнең экспертлар ярдәмендә предприятиеләр тәмамланмаган җитештерүчәнлекләрен кыскарта алды, хезмәт өчен уңайлырак шартлар булдыруга иреште”, – диде үзәк җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азамат Дәүләтбаев.