

Дөнья шулай корылган: берәү туа, берәү китә... Әмма шул китүчеләр арасында сабыйлар булуы бигрәк тә аянычлы.
2022 елда республикада бер яшькә кадәрге 153 сабый мәңгегә күзләрен йомган. Бу – 2021 ел белән чагыштырганда 67гә, ягъни 25 процентка азрак. “Узган ел сабыйлар үлеме күрсәткече тере туган 1000гә 4,2 тәшкил итте", – диде үткән атнада хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Азат Рәхмәтуллин.
Аның әйтүенчә, 2022 елда 17 муниципалитетта балалар үлү очраклару булмаган. Бу “уңай” исемлеккә Авыргазы, Бишбүләк, Благовещен, Гафури, Ярмәкәй, Зианчура, Зилаер, Калтасы, Караидел, Кушнаренко, Мәләвез, Мәчетле, Мишкә, Нуриман, Стәрлебаш һәм Хәйбулла районнары, шулай ук Сибай шәһәре керә.
“Антилидер” исемлегендә исә сабыйлар үлеменең 10,5 һәм аннан күбрәк күрсәткече булган шәһәр-районнар тора. Алар – Архангель, Бүздәк, Тәтешле, Балтач, Бөрҗән, Баймак, Федоровка, Аскын районнары һәм Агыйдел белән Межгорье шәһәрләре.
Ни кызганыч, яшь балаларның өйдә үлү очраклары да бар. Былтыр 23 сабыйның гомере үз йортында өзелгән. 3 вакыйга социаль торышы яхшы булмаган гаиләләрдә теркәлгән. Бер очракта баланы дәваханәгә илтергә теләмәгәннәр, 16 очракта ата-ана тарафыннан тиешенчә карау булмаган, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгәннәр.
“Сабыйларның өйдә үлү проблемасы быел Сәламәтлек саклау, Гаилә министрлыклары һәм хокук саклау органнары белән үзара берләшеп эшләү юлы белән хәл ителәчәк”, – диде ведомство вәкиле.
Әйтергә кирәк, демография мәсьәләсе бүген дә кискен булып кала. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән "Демография" милли проекты шул проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән.