

Башкортстан хөкүмәтендә үзмәшгуль гражданнарга бизнес-инкубатор биналарын арендага бирү һәм хезмәтләреннән куллану мөмкинлеген тикшерделәр.
Бүген мондый бизнес-инкубаторлар Сибайда һәм Салаватта бар. Алар эшләгән 14 елда резидентлар 2,7 мең эш урыны булдырган. Гомум табыш суммасы исә 5,4 миллирад сумга җиткән.
Үзмәшгульләрнең резидентлар составына керүе бу категория эшкуарларга күрсәтелгән ярдәм төрләрен арттыра.
2022 ел ахырына республикада 125 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлгән. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 63 процентка күбрәк дигән сүз.
Әйтергә кирәк, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты да үз эшләрен башлаучыларга ярдәм күрсәтүне максат итеп куя.