+28 °С
Болытлы


Караидел авылында урнашкан күпфункцияле клубта узган бу зур чараның төп максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Русиядә гражданлык һәм патриотлык хисләрен тәрбияләү булды.
Русия Президенты В. Путин кушуы буенча эшләнгән “Мәдәният” милли проекты кысаларында узган турнирда дистәләрчә кызлар һәм егетләр катнашты. Аларның яше 6дан алып 17гә кадәр иде. Партия артыннан партия шахмат уйнап, алар җиңү яулау өчен тырышты, шулай ук үзләренә һәм килгән тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.