

Башкортстанның Салават шәһәрендә “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында яңгыр канализацияләренең магистраль коллекторы төзелә башлаячак.
Төзелешкә планлаштырылган объект Салаватның көнчыгыш өлешендәге урнашкан һәм Зәки Валиди проспекты, Ленинград, Юпитер урамнары һәм Салаватның Көнчыгыш торак районының 8нче бистәсе белән чикләнгән.
Яңгыр канализациясе коллекторының ике параллель тармагының гомум озынлыгы 880 метр тәшкил итә. Хәзерге вакытта 6нчы бистә территориясендә гомум мәйданы 21 мең квадрат метр булган күпфатирлы 3 торак йорт төзелгән. Янәшәдәге 8нче бистәдә гомум мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган җиде йорт төзелде. Якындагы елларда монда барлыгы 28 мең квадрат метрдан артык мәйдан торак төзеләчәк.