

Чишмә районының Кара-Якуп авылы урта гомум белем бирү мәктәбенең спорт залы быел «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә төзекләндереләчәк.
Уку елы башыннан ук укучылар заманча һәм яңартылган спорт залында шөгыльләнә алсын өчен, эшләрне август ахырына кадәр төгәлләү планлаштырыла.
Хакимияттә билгеләп үтүләренчә, ремонтланган объект укучылар өчен кирәк булачак - анда физкультура дәресләрендә генә түгел, дәрестән тыш вакытта да, шулай ук өстәмә спорт дәресләрендә һәм секцияләрдә дә шөгыльләнә алачаклар. Моннан тыш, зал һәрвакыт төрле тантаналы чаралар уздыру өчен кулланылачак.
“Мәгариф” милли проекты РФ президенты Владимир Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.