Милли проектлар
22 февраль 2023, 03:50

Кыюлык, максатчанлык тәрбияләнә

Әбҗәлил районында "Юнармия" сафларына кабул итү булды.

Әбҗәлил районының мәгариф бүлегеӘбҗәлил районының мәгариф бүлеге
Фото:Әбҗәлил районының мәгариф бүлеге

Әбҗәлил районында «Юнармия» сафларына тантаналы кабул итү булды.

«Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» федераль проекты кысаларында патриотик тәрбия системасы эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән «Мәгариф» милли проекты кысаларында Гусев, Кусим, Янгельск , Таштимер һәм Краснобашкир урта мәктәпләреннән Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 34 ел тулган көнне 100 Әбҗәлил мәктәбе укучысы тантаналы рәвештә «Юнармия» сафларына кабул ителде.

Чараны Әбҗәлил районы "Юнармия" штабы начальнигы Салихов Динис Фәрит улы һәм Мәгариф бүлеге оештырды. Чарада шулай ук Әфганстандагы сугыш ветераннары, тормыш хәвефсезлеге нигезләре буенча укытучылар, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, район хакимияте, армиягә, авиациягә ярдәм итү ирекле җәмгыяте хезмәткәрләре катнашты.

Яшь армиячеләр Ватанга тугры булырга тантаналы ант бирделәр. Һәр "Яшь армияче" "Юнармия" билгесенә һәм таныклыгына ия булды.

Әлеге чара "Мәгариф" милли проекты кысаларында оештырылып, проект РФ президенты В.Путин инициативасы белән 2019 елда старт алды.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас