Милли проектлар
22 февраль 2023, 05:00

Белем үзләштерделәр

Башкортстан предприятиеләренең 900 дән артык хезмәткәре «Процесслар фабрикасы»нда укыды.

национальныепроекты.рфнациональныепроекты.рф
Фото:национальныепроекты.рф

Башкортстан предприятиеләренең 900 дән артык хезмәткәре «Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле «Процесслар фабрикасы»нда укыдылар.

­ ­­­­­-«Процесслар фабрикасы»н үткәрү «Хезмәтнең җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыруның аерылгысыз өлеше булып тора, һәм нәкъ менә биредә практикада сакчыл җитештерү инструментларын куллану күнекмәләре формалаша. Милли проект эшли башлаганнан бирле республикада 59 «Процесслар фабрикасы» үткәрелде, - дип сөйләде төбәкнең икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

«Процесслар фабрикасы»нда реаль җитештерүнең эше имитацияләнә, анда катнашучылар үз компанияләренең гадәти шартларыннан чыга һәм рольләрне алыштыра ала. Уку барышында алар команда эчендә үзара хезмәттәшлекне яңача төзи башлыйлар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең 5%ка артуы өчен шартлар тудырырга тиеш. РФ президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган милли проектлар 2019 елда старт алды.

 

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас