Милли проектлар
21 Февраля 2023, 03:50

Табиблар авылларга эшкә кайта

Табиблар авылларга эшкә кайтаТабиблар авылларга эшкә кайта
Табиблар авылларга эшкә кайта

Башкортстанда "Земский доктор" һәм "Земский фельдшер" программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Алар авыл халкына, бигрәк тә республиканың ерак районнарына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. 2022 елда республиканың медицина оешмаларына 3 003 табиб һәм урта медицина белеме булган 5 735 белгеч эшкә урнаштырылган. Медикларны җәлеп итү өчен төбәктә күп кенә программалар тормышка ашырыла. Алар белгечләргә тәҗрибә тупларга гына түгел, профессиональ сыйфатларны да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бу шулай ук сизелерлек ярдәм.

Узган ел "Земский доктор" программасы кысаларында 54 табиб 1,5 млн. сум, 37 табиб 1 млн. сум, 30 фельдшер 750 мең сум һәм 500 мең сум күләмендә биш фельдшер түләүләр алган. «Земский фельдшер» программасы буенча алты фельдшер һәм ике акушер 500әр мең сум акча алган.

Шулай ук 2017 елдан 50 меңгә кадәр халкы булган авыл җиренә һәм шәһәрләргә эшкә килгән 29 табибның һәркайсы миллион сум акча алган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас