Милли проектлар
21 февраль 2023, 03:39

Биш томограф кайтачак

Биш томограф кайтачакБиш томограф кайтачак
Биш томограф кайтачак

Быел «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында республиканың биш медицина учреждениесе компьютер томографлары һәм ангиографлар алачак.

"Бу программа буенча өч компьютер томографы, Аскарово, Благовещенск һәм Бөре үзәк район хастаханәләренә кайтачак, - диде Айрат Рәхмәтуллин. - Шулай ук әлеге программа буенча алты рентген-аппарат, алты флюорография һәм өч маммограф сатып алыначак. Алар башка медицина учреждениеләренә таратылачак.

Ул билгеләп үткәнчә, бу максатларга 2023 елда 528 миллион сум акча юнәлдереләчәк. Министр медицина учреждениеләрендә 76 компьютер томографы эшләве турында сөйләде, шуларның 19ы «Сәламәтлек саклау»илкүләм проекты буенча сатып алынган.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас