Мәктәп укучылары арасында кышкы ГТО фестиваленең муниципаль этабы Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә «Демография» илкүләм проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында узды.
Чарада шәһәрнең 18 мәктәбеннән 9 яшьтән 17 яшькә кадәрге 136 бала катнашты. Катнашучылар яткан килеш гәүдәне күтәрү, чаңгыда йөгерү һәм башка дисциплиналар буенча көч сынаштылар. Сынаулар нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар билгеләнде, алар фестивальнең республика этабында шәһәр җыелма командасында катнашачак. Чара 3-5 мартта Нефтекамада узачак. "Демография" илкүләм проектының төп максатлары - балалы гаиләләргә ярдәм итү, сәламәт тоомыш алып бару, халыкның гомер озынлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, шулай ук алама гадәтләрдән баш тарту һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру.
РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар 2019 елда старт алган иде, әлегәчә уңышлы дәвам итә.