

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, пациентның хәле авыр булмаган, әмма кичекмәстән медицина ярдәменә мохтаҗ булган.
“Район үзәк хастаханәсе табиблары РКБ табиблары белән киңәшләшкәннәр. РКБ пациентканы үзенә алырга карар иткән һәм вертолет җибәргәннәр. Пациентка очышны әйбәт кичергән. Хәле стабиль”, - дигәннәр ведомствода.
Санитар авиацияне үстерү - РФ Президентының май указларына ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” милли проектына караган “Беренчел медицина-санитар ярдәмен үстерү” федераль программасында өстенлекле юнәлеш булып тора. Аның максаты – вакытында сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү.
Чыганак: bashinform.ru