

“Башинформ” хәбәр итүенчә, 2022 елда республика кардиоүзәк хирурглары йөрәкне күчереп утырту буенча биш операция үткәргәннәр, агымдагы елда да шул кадәр үк операция ясау планлаштырыла.
Барлыгы 24 меңнән артык пациент югары технологияле операцияләр ясаган, дип хәбәр итте Айрат Рәхмәтуллин. Аның сүзләренчә, республикада катлаулы операцияләрне көтү вакыты сизелерлек кимегән һәм шул ук вакытта башка уңай тенденцияләр дә күзәтелә башлаган.
"Узган ел безнең өчен демографик күрсәткечләрнең уңай тенденцияләре белән билгеләнде. Гомуми һәм сабый үлемнәре сизелерлек кимеде. РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында без зур сумма - 8 млрд сумга якын акча алдык. Акчаларны беренчел звеноны модернизацияләүгә, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәшкә юнәлттеләр. Аларда без ФАПлар төзедек, медицина учреждениеләрен ремонтладык, җиһазлар, медицина автомобильләре сатып алдык», - дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры.
Коллегиядә Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе Максим Забелин видео-конференц-элемтә режимында чыгыш ясады.
«Сез иң кыйммәтле – сәламәтлек сагында торасыз. 2022 елда бердәм эшләвегез өчен рәхмәт сезгә. Быелгы елда да безнең алда зур бурычлар тора. "Сәламәтлек саклау" милли проекты буенча максатларга ирешергә, барлык сәламәтлек саклау программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Забелин киңәшмәдә катнашучыларга.
Чыганак: oktyabrmiyaki.ru