

Нефтекама шәһәренең «Торпедо» стадионында "Демография" милли проектына караган "Спорт яшәү рәвеше”" региональ проекты кысаларында, шәһәр мәктәпләре укучылары арасында кышкы ГТО фестивале үткәрелде. Анда 18 мәктәптән 9-17 яшькә кадәр булган 136 укучы катнашты. Иң яхшы спортчылар Нефтекама шәһәрендә 3-5 мартта узачак республика ярышларына сайлап алынды.
Шәһәрнең физик культура, спорт һәм туризм комитеты рәисе Динар Әнвәров “мондый чара физик чыныгу алырга һәм сәламәт яшәү рәвешен күтәрергә ярдәм итә. Бүгенге көндә мәктәп балалары ГТО нормативларын үтәүчеләрнең төп өлешен тәшкил итә. Шунсы куанычлы, хезмәт коллективындагы кешеләр дә елдан – ел активрак кушыла”, -дип чыгыш ясады.
Чыганак: Нефтекама шәһәре хакимияте
Фото: Нефтекама шәһәре хакимияте