

Бу эш "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты булышлыгында тормышка ашырыла.
"Туристик программаны киңәйтәчәкбез. Аның булышлыгында мәктәп укучылары тарих, традицияләр, мәдәни үзенчәлекләр белән танышу өчен туган яклары яисә күрше төбәкләргә кыска вакытлы экскурсияләргә чыга алачак. Өстәвенә, балалар һәм аларның ата-аналары сәяхәт кылырга теләгән урынны үзләре сайлый ала. 1 млрд. сум Русиянең 29 субъектына чыгымнарга компенсация итеп юнәлтелә",- дип белдерде Русия хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин.
Акча бүленәчәк 29 субъект арасында Башкортстан да бар. Экскурсиягә 5-9 класстан 200 меңләп укучы чыга алачак. Русия Икътисади үсеш министрлыгы акча чыганакларын төбәкләргә бер ай эчендә бүләчәк.
"Мәктәп туризмы" проекты укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар арасында елдан-ел популярлаша бара. Балалар мондый сәяхәтләрдән хис-тойгыларга баеп кайта. 2022 елда социаль сертификат буенча 11 106 укучы республика буенча экскурсиягә чыккан. Быел исә программа күләме өч тапкырга арттырылган. Бу яңа кызыклы маршрутлар пәйда булачак дигәнне аңлата.
"Башинформ" буенча.