

Кичә, ягъни 16 февральдә, БРның экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Илдар Гарифуллин Стәрлетамак районы прокуроры Ринат Йосыпов белән шәһәр читендәге санкцияләнмәгән чүплекне бетерү проектын гамәлгә ашыру буенча эшләр барышын тикшерде. Алар подряд оешмасы вәкилләре белән очрашып эшләрнең үтәлеше мәсьәләләрен тикшерделәр.
Илдар Гарифуллин эшләрнең планга ярашлы баруын билгеләде. Санкцияләнмәгән чүплекне 2023 елның ноябрендә бетерү күзаллана. Эш "Экология" милли проектының "Таза ил" федераль проекты кысаларында башкарыла.
Чыганак: БРның экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы.