Милли проектлар
17 февраль 2023, 07:26

Авыл мәктәпләренә - заманча спорт заллары

Республика йортында үткән киңәшмәдә "Башкортстан Республикасында мәгариф үсеше" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе тикшерелде.

Авыл мәктәпләренә - заманча спорт залларыАвыл мәктәпләренә - заманча спорт заллары
Авыл мәктәпләренә - заманча спорт заллары

Атап әйткәндә, муниципаль берәмлекләргә спорт субсидияләре бирү мәсьәләсе тикшерелде.
БР премьер-министры Андрей Назаров авыл мәктәпләрендә балаларга физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру Хөкүмәтнең өстенлекле эш юнәлешләренең берсе дип билгеләде. Республика бу программада 2014 елдан алып катнаша. Үткән елларда федераль бюджеттан республикага 319 млн. сумнан күбрәк акча бүленгән. Республика бюджетыннан 68 млн. сум бүленгән. Бу эштә муниципалитетлар да читтә калмый.
"Мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турында Мәгариф министры Айбулат Хаҗин җиткерде. Соңгы 8 елда министрлык "Мәгариф үсеше" программасы чикләрендә авыл мәктәпләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү буенча байтак чараларны тормышка ашырган. Әлеге программа булышлыгында 2014 - 2022 елларда 503 спорт залы ремонтланган, 38 мәктәптә төзекләндерелгән, 244 спорт клубы оештырылган.
Быел исә мәктәпләрдә укучыларга физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен матди-техник база яңартылачак. 43 мәктәпнең спорт залын ремонтлау күзаллана.
"Мәгариф" милли проектының "БРда мәгариф үсеше" программасына үзгәрешләр кертелүе республика белем учакларында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче укучылар санын арттырырга булышачак.

Фото:pro-dachnikov.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас