Милли проектлар
16 февраль 2023, 06:42

Кайсы урамнар үзгәрә?

Юллар сыйфатлы да, хәвефсез дә булырга тиеш. 

www.bashinform.ruwww.bashinform.ru
www.bashinform.ru

Быел Уфада кайсыбер урамнарга ремонт ясалачак. Бу хакта башкала хакимияте җитәкчесе Ратмир Мәүлиев хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2023 елда ил Президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында берничә урамның юлы өр-яңадан салыначак, берничәсендә инде башланган эшләр тәмамланачак.

Атап әйткәндә, Новороссийская, Рабкоров, Высотная урамнарында һәм Зинин юл үткәргечендә әле барган ремонт эшләре тәмамланачак. Ә Рижская, Галле шәһәре, Шәфиев, Менделеев, Лев Толстой һәм Демьян Бедный урамнарында юл катламы яңартылачак.

Әйткәндәй, әлеге милли проект эшли башлаганнан алып 6 ел эчендә Уфада урам-юл челтәренең 130дан артык объекты ремонтланган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас