Милли проектлар
16 февраль 2023, 05:33

Авылларны зур чыгымнарсыз да матурлап була

Хаклы ялга чыккач, берәүләр тулысынча өйдәге эшләренә чума, икенчеләре исә аннан тыш иҗтимагый эшчәнлеккә дә вакыт таба.  

Авылларны зур чыгымнарсыз да матурлап булаАвылларны зур чыгымнарсыз да матурлап була
Авылларны зур чыгымнарсыз да матурлап була

Шаран районы Дүртөйле авылында яшәүче Захарова Юлия Никитична шундыйлардан. Күптән түгел 84 яшен каршылаган элекке укытучының әле булса егәре җитәрлек.
–Минем һәр көнем Юлия Никитичнаның шалтыратуыннан башлана, –дип елмая Дүртөйле авылы биләмәсе башлыгы Ләйсән Нурмөхәмәтова. –Аның башында әледән-әле кызыклы уйлар туып кына тора. Үз авылының чын патриоты ул.
Ләйсән Нурмөхәмәтова билгеләвенчә, Дүртөйледә балалар һәм өлкәннәр өчен менә дигән ял урыны барлыкка килүгә авыл халкы Юлия Захаровага рәхмәтле булырга тиеш.
–Җәен монда кеше аеруча күп. Балалар рәсем төшерә, уйный. Өлкәннәр аларга күз-колак булып, аралашып утыра. Иң мөһиме: монда барысы да үз кулларыбыз белән эшләнгән. Зур чыгымнар юк.
Өч ел элек монда чүп үләне һәм гөлҗимеш куаклары үскән чокыр булган. Аны тәртипкә китерү тәкъдиме белән Юлия Никитична чыккан да инде. Үзе тыйнаклык саклап, тәкъдим балаларыныкы булды ди ул. “Балаларым” дип ул мәктәп укучыларын атый. 35 ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән.
–Бу тарихи урын, революциягә кадәр үк монда бәйрәмнәр үткәргәннәр. Моннан тыш, бу табигать һәйкәленең бер өлеше. “Дүртөйле яры” дип атала. Аны төзекләндерүгә үз вакытында якташыбыз Башкортстанның атказанган урманчысы Юрий Косоуров зур өлеш кертте. Анда каеннар, тал, зирек утыртылды. Әмма тиешле тәрбия булмагач, чокыр чытырманга әйләнә башлады. Аны коры-сарыдан тазарту тәкъдименә авыл халкы дәррәү кушылды. Мәктәп укучылары ата-аналары белән берлектә рәсем укытучысы Любовь Кузнецова белән кул астында булган әйберләрдән төрле сыннар эшләделәр. Агачлар, куаклар һәм чәчәкләр утырттылар.
–Барлык эшләрдә дә балаларның катнашуы бик мөһим, – дип ассызыклый Ләйсән Нурмөхәмәтова. Авыл биләмәсе башлыгы әлеге террриторияне чисталыкта тоту өчен хәзер даими өмәләр үткәрелеп торуын билгели. Күптән түгел биредә баскетбол мәйданчыгы да барлыкка килгән.
Юлия Никитична дәрт һәм илһамны балалардан алуын әйтә. Ул мәктәптә даими кунак.
–Мин мәктәпкә барырга, балалар белән аралашырга яратам. Анда үз яшемне онытам. Алар йөгереп килеп кочаклап алгач, көчем дә артып китә,–ди.
Әле Юлия Никитична тагын бер уй белән янып йөри. Туган авылында Бөек Ватан сугышы чорындагы тыл хезмәтчәннәренә мемориаль комплекс оештырырга тели.
–Балалар туган ил, туган җир тарихын белергә, ата-бабалары батырлыгын онытмаска тиеш. Безнең бурыч– аларга ярдәм итү.
“Ярдәм– изге эшләр чоры” проекты “Максат” Башкортстан төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы һәм “Башинформ” агентлыгы тарафыннан БР Башлыгы гратлар фонды булышлыгы белән оештырыла.

Лиана ХАМАТОВА.

Читайте нас