+21 °С
Болытлы


Башкортстанда агросәнәгать продукциясенең күләме арта.
Бу “Кече һәм урта эшуарлык субъектларын акселерацияләү” төбәк проектын тормышка ашыру нәтиҗәсе диләр республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Әлеге проект ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проектына карый.
Соңгы 4 елда аграрий-эшкуарларга 1 миллиард 108 миллион сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Нәтиҗәдә 272 яңа фермер хуҗалыгы булдырылган. 82 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына ярдәм күрсәтелгән.