Милли проектлар
16 февраль 2023, 06:27

Алар Әфган сугышында булган...

Яшьләргә әйтер сүзләре бар.

15 февральдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуына 34 ел булды.

Бүген әфганчы-ветераннарның иҗтимагый оешмалары үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү буенча байтак эшләр башкара. Аларның күбесе ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында оештырыла.

Әфганстан ветераннарының Аскын иҗтимагый берләшмәсе рәисе Азат Әхәтҗанов әйтүенчә, әфган сугышын үз күзләре белән күргәннәр мәктәпләрдә батырлык дәресләре үткәрә. Спорт ярышларында, тантаналы чараларда, парадларда чыгыш ясый. Шулай ук алар бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда да катнаша.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас