

Сибай дәваханәсе “Сәламәтлек саклау” милли проекты ярдәмендә бәясе 100 миллион сумнан артыграк булган заманча магнит-резонанс томографы аппаратын алуга ирешкән. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.
“МРТ кабинеты бездә тәүге тапкыр ачылды. Дәвалаучы табиб күрсәтмәсе буенча яңа аппаратта тикшеренүләр бушлай үткәрелә”, – дип сөйләде Сибай дәваханәсе баш табибы Радик Нәдергулов.
Магнит-резонанс томографиясе ярдәмендә төрле чирләрне ачыклыйлар, ул баш һәм умыртка мие, эч куышлыгы һәм кече оча органнары, умыртка сөяге һәм буыннар авыруларын төгәл белергә мөмкинлек бирә, дип аңлаталар ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru