

“Торак төзү күләме буенча без 2021 ел күрсәткечләрен күпкә арттырдык”, - ди Стәрлетамак шәһәре мэры.
Рөстәм Газизов әйтүенчә, һәр муниципалитет кулланышка кертелгән торак күләме һәм сыйфаты буенча бәяләнә.
-Әгәр төзелеш гөрләп бара икән, шәһәр яши дигән сүз. Стәрлетамакта бу яктан бар да яхшы. 2021 елда 65 мең квадрат метр төзегән булсак, үткән елда бу күрсәткеч 94 мең квадрат метрга җитте,- ди Рөстәм Газизов. -2022 елда алданган өлешчеләр проблемасын хәл итү дә урыныннан кузгалды.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында узган елда шәһәрнең Прибрежный микрорайонында юл да төзелгән.
Фото:телеграм-канал Рустема Газизова.