Милли проектлар
13 февраль 2023, 07:31

Мәктәп кайчан әзер булыр?

   Уфаның “Затон-Восточный” микрорайонында 1225 урынлык мәктәп төзелә.

Мәктәп кайчан әзер булыр?Мәктәп кайчан әзер булыр?
Мәктәп кайчан әзер булыр?

   Уфаның “Затон-Восточный” микрорайонында 1225 урынлык мәктәп төзелә.

   Шәһәрдәге иң зур мәктәпләрнең берсен төзү эшләре 2022 елның мартында башланган иде. Гомум мәйданы 18,3 мең квадрат метр булган мәктәпнең заказчысы – республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы.

   “Мәгариф” милли проекты кысалаында төзелеп килүче мәктәпне бик күп балалар һәм әти-әниләр көтә. Чөнки “Затон микрорайоны” бүген актив үсешә һәм анда яшәүче халык саны да артканнан-арта гына бара. Бу мәктәпне ачу биредә заманча мәгариф процессын оештыру мөмкинлекләре ачачак.

Фото:  пресс-служба администрации Уфы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас