

Русия Президенты В. Путин дәүләт бүләкләре тапшырды.
Ил башлыгы Русия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указга кул куйды. Алар арасында Башкортстан кешеләре дә бар.
Икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” орден медале белән Башкортстан республика сугыш хәрәкәтләре инвалидлары җәмәгать оешмасы рәисе Әлфит Нигъмәтҗанов бүләкләнде.
“РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә “Горшков” токымчылык заводы генераль директоры Тәнзилә Идрисова лаек булды.
Фото:сайт президента России